Балыкчы җыры

Елга буе яр гына ла,
Ярларында тал гына,
Сулары тонык кына,
Тик капмый балык кына.

Йөзеп кенә килсәнә, балыгым,
Җимле кармак күрсәнә, балыгым.
Бик җайлап кына алырмын,
Сулы чиләккә салырмын,
Качма инде, нигә юкка качарга?
Эһе, эһе, менә шулай кил яме, балыгым,
Эһе, эһе, менә шулай чирт яме, балыгым.
Җимле кармакны йотарсың,
Ярда ялтырап ятарсың,
Хоп! Э-эх! Җимне ашаган!!!

Хәлләремә кермисен лә,
Ни сөйлиләр белмисең,
Ялганчы диләр алар,
Нахак бәла ягалар.

Йөзеп кенә килсәнә, балыгым,
Җимле кармак күрсәнә, балыгым.
Бик җайлап кына алырмын,
Сулы чиләккә салырмын,
Көтә-көтә арып беттем, кич булды!
Кил, кил инде, әкрен генә кил яме, балыгым.
Күңелемне шатландырып, чирт яме, балыгым,
Җимле кармакны йотарсың,
Ярда ялтырап ятарсың,
Хоп! Э-эх! Тагын ычкынды!!!

Бигрәк тәмле итләрең лә,
Кирәкми кәтлитләрең,
Балык бар, нигә пылау,
Ни тора кунак сыйлау.

Аңла инде хәлемне, балыгым.
Бер авыз ит җимемне, балыгым.
Бик җайлап кына алырмын,
Сулы чиләккә салырмын,
Өйгә ничек кайтыйм инде балыксыз!
Эһе, эһе, менә шулай кил яме, балыгым!
Менә шулай йотып җибәр җимнәрне, балыгым.
Җайлап кына кыздырырмын,
Майлап кына кыздырырмын,
Хоп! Э-эх! Калдым кармаксыз!!!

Башыма төшкәч нишлим лә.
Тагын искечә эшлим.
Зуры капты диярмен,
Төшеп калды диярмен.

Эһе-һе-һэй! Балыкчының хәлләре-е-е-е!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »