Егет бабай

Күршебездә бер бабай бар,
Җитте җитмеш яшенә.
Пенсиягә чыккач кына
Көмеш кунды чәченә.
Бер көн кайтып килә бабай,
Таныдык үзен көчкә:
Химик буяу белән чәчен
Буяткан кара төскә,

Җитмеш яшь егет чак диеп,
Бабай йөри танцыга.
Ярата цәйлүн чәйләрен,
Мәйләр эчми тамчы да.

Чәчсез калсам, Мәскәүдән, ди,
Капырун чәч алдырам.
Бу дөньяда рәхәтләнеп
Тагын алтмыш ел торам.
Тешсез калсам, куйдырам, ди,
Пласмас теш авызга.
Исән булсам, бирешмәм, ди,
Картлык дигән явызга.

Җитмеш яшь егет чак диеп,
Бабай йөри танцыга.
Ярата цәйлүн чәйләрен,
Мәйләр эчми тамчы да.

Йөрәгем яхшы тибә, ди,
Чыдар бер йөзгә кадәр.
Ясалма йөрәк куйдырам,
Тынса, ди, монсы әгәр.
Ярдәм итә, ди, химия
Озак яшәргә җирдә;
Бик теләсәм, ди, дөньядан
Китмәм бәлки, гомергә!

Җитмеш яшь егет чак диеп,
Бабай йөри танцыга.
Ярата цәйлүн чәйләрен,
Мәйләр эчми тамчы да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
« »