Грузин чәе

Категория: көе сүзләре

Грузинский чәй чәйнектә,
Өстәлдә башкорт балы,
Яныңда җаның сөйгәне, —
Башка ни кирәк тагы?

Грузин чәе тәмле була,
Эчсәң юкә бал белән,
Кара-каршы утырып кына
Жанын сөйгән яр белән,.

Әй, эчәсен өреп-өреп,
Атылып тирләр чыкканчы,
Тастымалларны сыкканчы,
Самоварны екканчы,

Тирләп-пешеп чәй эчкәчтен
Баллап, каймаклап кына,
Барып тагын биш норманы
Эшләп кайтырга була.

Әй, тульский ак самовар,
Баллы, майлы өстәлең,
Үзе бит бер озын гомер
Тирләп бер чәй эчкәнең.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »