Бие, бие, биесәнә

Бие, бие, биесәнә
Шушы такмак көенә,
Тыпыр-тыпыр бер биесәң
Күңел генә сөенә.

Һап, һап, һапа-һап,
Биючегә рәхәт.
Биемәгән туташларның
Йөрәгенә җәрәхәт.

Аргы якта да арыш,
Бирге якта да арыш.
Бии белмәгән кызларның
Аягы-кулы чалыш.

Әкрен бие, ипләп бие,
Тәңкәләрең төшмәсен.
Тәңкәң төшеп, әнкәң сизеп
Әрләмәсен, сүкмәсен.

Бии белгән кешегә
Менә дигән бер бәрән,
Бии белмәгән кешегә
Кул чабуы да әрәм.

Әтәчтә дә кикерик,
Тавыкта да кикерик;
Биючегә сүз әйтмәгез,
Үзе төште сикереп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (23 голоса)
« »