Бәлки син дә сөярсең…

Категория: көе сүзләре

Күктә якты-якты йолдызлар күп,
Иң яктыеы син күк тиясең.
Җирдә матур-матур чәчәк бик күп,
Килә сиңа өзеп,
Килә сиңа өзеп бирәсем.

Эчтә тулып-тулып хисләр ята,
Телим сиңа әйтеп бирергә.
Хәзер әйтәм, әйтәм дигән чакта,
Тотлыгам да китәм,
Тотлыгам да китәм кирегә.

Күктә якты-якты йолдыз яна,
Иң яктысы син күк тиясең.
Сине уйлый-уйлый мин юанам,
Бәлки әле син дә…
Бәлки әле син дә сөярсең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »