Тамчылы гөл

Категория: көе сүзләре

Тамчылы гөл чәчәкләре кебек,
Күзләреңне түбән иясең;
Күкрәгемә кайнар башың салын:
«Бик авыр шул, сагынам!» — диясең.

Күзләреңдә синең шатлык та бар,
Кайгы уты капкан яшь тә бар;
Бер иркәләп башың сыйпар идем,
Күңелең йомшап, кайнар яшь тамар.

Тамсын әйдә, кайнап тамган яшең
Алмаз бөртегенә охшасын;
Керфекләрең салмак тамчылардан,
Күңелең кайгылардан бушасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »