Ул гына аңлар кебек

Категория: көе сүзләре

Хыялым ашкына еракка,
Түземен югалтып көн-көннән;
Йөрәккә берәр хәл булыр күк,
Тынгылар белмичә җилкенәм.

Күгемдә җемелди йолдызлар,
Таңнарым алсулы, зәңгәрле;
Тик берәү, тик берәү аңлар күк
Миндәге ярсулы хәлләрне.

Ник болай тезгенсез хисләрем?
Алар тик йөрәккә буйсына.
Ә йөрәк көндезен-кичләрен
Үз тиңен эзләнеп юксына.

Күгемдә җемелди йолдызлар,
Таңнарым алсулы, зәңгәрле;
Тик берәү, тик берәү аңлар күк
Миндәге ярсулы хәлләрне.

Яшьлегем чәчәкләр аткан чак,
Язларым тик бары унсигез.
Кем икән ул минем сөеклем?
Әйтегез, дусларым, әйтегез!

Күгемдә җемелди йолдызлар,
Таңнарым алсулы, зәңгәрле;
Тик берәү, тик берәү аңлар күк
Миндәге ярсулы хәлләрне.

Голосов пока нет
« »