Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр

Категория: көе сүзләре

Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яз килгәч, яшәрәм гөл сыман мин,
Күнелем яз ямен ярата.

Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр —
Өздереп Иделдә җырлыйлар;
Шомыртлар талларга, без дуслар дип,
Хуш исле кулъяулык болгыйлар,

Алдымда бормалы-бормалы юл,
Мин карыйм еракка-еракка;
Күк күзләр һаман да, һаман да бит
Тынгылык бирмиләр йөрәккә.

Елмая кәккүкле, тургайлы яз,
Күк күзләр дә, бәлки, елмаер:
Ай кебек, бер генә елмайса да,
Язларның гомере озаер…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (7 голосов)
« »