Сиңа тартыла күңел

Категория: көе сүзләре

Таң атканда, Агыйделнең
Дулкыннары бик салкын.
Яшь йөрәкнең дулкыннары
Нигә икән тик ялкын?

Көннәремдә гел исемдә,
Төннәремдә төшемдә.
Сине уйлап эшкә барсам,
Дәртем арта эшемдә.

Матур да күп, батыр да күп,
Ләкин сиңа тиң түгел.
Көнгә баккан көнбагыштай,
Сиңа тартыла күңел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
« »