Айлы кич (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

/"Ялгыз каен" пьесасыннан/

Айның якты нуры төшә
Колхозым кырларына.
Исемнәреңне кушамын
Сагыну җырларыма.

Тәрәзәмне ачып куям,
Син җырлап үткән чакта.
Минутларымны саныймын
Сагынып көткән чакта.

Кыр казлары тезелеп оча
Кыйдаш су буйларыннан.
Әллә гашыйк булдым инде,
Чыкмыйсың уйларымнан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (12 голосов)
« »