Айлы төн

Җәйге төн, якты төн,
Күктә ай елмая.
Шул айның шәүләсе
Тирбәлә елгада.

Ай күрә чәчәкле,
Бизәкле кырларны;
Көнләшеп тыңлый ул
Җирдәге җырларны,

Сандугач үзенең
Күңелле җырында
Белдерә сөмбелне
Сөюе турында.

Ә сөмбел оялчан,
Җырламый, көйләми,
Хисләре турында
Кешегә сөйләми.

Гармунчы төн буе.
Сыздыра, түзми ул.
Кемнедер юксына,
Нәрсәдер эзли ул.

Юксынма, моңайма,
Ташламас чибәрен.
Уйна син, уйна син,
Кавышу көйләрен!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (10 голосов)
« »