Ерак яшьлегемә кайттым

Категория: көе сүзләре

Ерак яшьлегемә кайттым
Үткәнен сорап кына,
Яшьлектән яшел болында
Син йөргән сукмак кына.

Ерак яшьлегемә кайттым,
Яшьлек бераз боеккан,
Кайтмады, беләм, кадерле
Бергә узган минутлар.

Чәчәкләр синең эзләргә
Тезгән зәңгәр чукларын,
Чәчәкләр саклап тора күк
Синең яшьлек сукмагын.

Ерак яшьлегемә кайттым,
Яшьлек бераз боеккан.
Кайтмады, беләм, кадерле
Бергә узган минутлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »