Чайкалалар көймәләр

Бар табигать серләшә, айлы төндә
Йөгереп уйный дулкыннар Дим өстендә.
Акчарлакка охшап, яр читендә
Чайкалалар көймәләр.

Көр тавышым яңгыратты матур җырлар,
Таңга калып тыңлады тын тургайлар,
Башка килде кайнар, дәртле уйлар
Чайкалганда көймәләр.

Җилләр исте су өстен сырландырып,
Иркәм чәчен дулкындай тирбәлдереп,
Сокландылар, ахры, безне күреп, —
Чайкалдылар көймәләр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (9 голосов)
« »