Парлылар йөри көймәдә

Категория: көе сүзләре

Парлылар йөри көймәдә
Аккошлар йөзгән сыман,
Яшьлекнең алтын чагының
Кыйммәтен сизгән сыман.

Парлашып җырлап куялар
Йөрәкне телеп-телеп,
Күлләрдән диңгез буена
Китәчәк кошлар кебек.

Кунакка дәшкән шикелле
Куаклык эчләренә,
Бриллиант юллар суза ай
Кичке күл өсләренә.

— Изге юл! — дигән булып җил
Көймәне шунда бора.
Сокланып Җирнең яменә
Йолдызлар карап куя.

Голосов пока нет
« »