Аккошым-ялгызым

Мәңге кыр казларын озатып торгандай,
Күңелең — тоташ моң, күзеңдә — тулган ай.
Көзләрне күзләмә, айларга карама,
Моң булып күз нурың дөньяга тарала.

Әй, моңсу аккошкай, син парлы да зарлы,
Шул парлы чагыңнан ялгызрак чак бармы?
Моңайма шул кадәр, кайгырма, көенмә,
Бу тормыш — ярсу җыр, ялкынлы өермә.

Минем дә бит күңел тик сине юксына.
Арада — биек тау, җиталмыйм мин сиңа.
Көрсенмә, без әле тау-ташлар кисәрбез,
Без гомер диңгезен бергәләп кичәрбез!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »