Гел уемда, һаман уемда
Атлар уйный урман буенда,
Әйтерсең лә сабан туенда —
Сагынуга дәва юк икән.
Бүләр болыннары!
Сәет урманнары!
Гөлләр моңы һәрбер таңында —
Хәтер кебек уйнап,
Якты дөнья буйлап
Атлар чаба туган ягымда.
Олы юлда калдың озатып,
Биек йолдызларга күз атып.
Бер каравың җанны сызлатты —
Өзелермен инде сөйгән яр!
Бүләр болыннары!
Сәет урманнары!
Һәр чишмәңә таллар иелгән,
Синдә якты язым,
Янар яшьлек назым, —
Язлар назы калыр күңелдә.
Гел уемда һаман ул яклар,
Ял таратып чапкан шул атлар
Хыялымда һаман уйнаклар…
Сагынуга дәва юк икән.
Бүләр болыннары!
Сәет урманнары!
Моңнар килә ерак киңлектән —
Тупыр-тупыр тояк,
Сөю юлы ерак —
Сагынуга дәва юк икән.