Карлыгандай кара күзләреңә

Карлыгандай кара күзләреңә
Карыйм әле күзем талганчы,
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Йөрәгеңдә урын алганчы.

Тамчылы гөлләрнең чәчәгедәй
Нурда уйный синең йөзләрен,
Бик сагынып калган көннәремдә
Нихәл итеп күрми түзәрмен?!.

Гомерлеккә ярым булмагачтың,
Нигә сөйдем сине, акыллым,
Нинди сулар, сибеп сүндерим соң
Йөрәгемнең кайнар ялкынын?!.

Кич утырып сиңа хатлар язам,
Йолдыз яна илнең күгендә;
Балкып янган йолдыз таңда сүнә,
Ә син һаман минем күңелемдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.2 (6 голосов)
« »