Чын сөю булмаса…

Категория: көе сүзләре

Чалт аяз булса да бүген көн,
Еракта урманнар күгелҗем;
Күгелҗем урманнар артына
Кердең дә күмелдең…

Сизелер-сизелмәс җил бәрә,
Кыр буйлап, күр, рәшә тирбәлә,
Ә йөрәк талпына: син аны
Эзләмә… эзләмә…

Эзләмәс идем дә — уй баса,
Сагынмас идем дә — моң баса;
Берсен дә эшләмәс идем лә
Чын сөю булмаса!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »