Миндә син бар!..

Категория: көе сүзләре

Ике йөрәк — ике йолдыз…
Йолдыз яна һаваларда.
Миндә син бар!..
Миндә син бар? —
Аралар юк араларда
Аралар юк араларда.

Ике йөрәк — ике бөркет,
Бөркет оча биекләрдә.
Миндә син бар!..
Миндә син бар! —
Нурлы канат өметләрдә,
Канатлылар биекләрдә.

Ике йөрәк — ике аккош,
Томан аккош күлләрендә.
Миндә син бар!..
Миндә син бар! —
Томаннар юк йөрәгемдә,
Язгы таңнар йөрәгемдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
« »