Язлар булса…

Язлар булса, ярсып сайрар өчен,
Сыерчыклар канат кагына;
Сыерчыклар канат кагынганда,
Мәхәббәтем, сине сагынам.

Язлар булса, хуш исләрен бөркеп,
Болын чәчкәләргә ябына;
Болын чәчкәлрргә ябынганда,
Кайтыр идем синең яныңа.

Язлар булса, очкын ялкынланып,
Йөрәкләрдә утлар кабына;
Йөрәкләрдә утлар, кабынса да,
Кайтып булмый яшьлек ягына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »