Мәхәббәтем эзлим

Күнел эзли тәүге мәхәббәтен,
Бакчаларга чыгам таңнарда.
Кошлар сайрый өзеп,
Уйларымны сизеп,
Моңланалар микән алар да?

Пар күбәләк кунган үрмә гөлгә,
Хуш ис бөрки зифа юкәләр.
Мәхәббәтем эзлим,
Өметемне өзмим,
Китерер кебек аны иртәләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
« »