Ялгызың каласың ла… (Утырмадың атларыма)

Мамык шәлемне ябынып,
Җиңел тун кигән идем.
Чит атларда бураннарда
Адашыйк, дигән идем. Эх!

Утырмадың атларыма,
Очып үттем яныңнан.
Хәзер килеп нигә тоттың
Атларымның ялыңнан?

Юлларымда син тагын да,
Туктаргамы, нишләргә?
Китәргәме сине алып
Буран купкан төшләргә? Эх!

Юк, кирәкми, сугам атка,
Ялгызың каласың ла,
Ә мин очам котырынган
Бураннар арасына!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
« »