Бәхет кошым (беренче вариант)

Янгыр көткән иген кыры сыман,
Сагынып көтәм сине, зар булып.
Кил син, бәгърем, кил син, бәхет кошым,
Гомерлеккә мина яр булып.

Яктыртам мин килер юлларыңны,
Ай нуры итеп күңелем яктысын.
Кил син, бәгърем, кил син, бәхет кошым,
Күзләреңдә шатлык балкысын.

Таң юлдашы — Чулпан йолдыз кебек,
Юлдашым бул тормыш юлымда.
Кил син, бәгърем, кил син, бәхет кошым,
Мимем бәхетем — синен кулыңда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »