Син онытма (беренче вариант)

Ник очрадык миңа тормышымның
Зур юлында сердәш булмагач,
Күзләремә карап «сөям!» дидең,
Үзен башкаларны уйлагач?

Иркәләдең чәчләремнән сыйпап,
Гөлләр өздең миңа аралап.
Нигә шулай керсез йөрәгемне
Гомерлеккә киттең яралап?

Һич онытма, дуслар кирәк булса,
Тәүге мәхәббәтнең ялкынын
Тап төшерми саклап йөретүче
Саф күңелле берәү барлыгын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (9 голосов)
« »