Их, мине, кыюсызны!

Елмайды, каршыма килеп,
Биергә кулын сузды, .
Кире кактым, яратсам да,
Их, мине, кыюсызны!
Лә-лә-лә…
Кире кактым, яратсам да.

Ялгызымны очратты да
«Ал», — диеп чәчәк сузды.
Җавап бирми китеп бардым,
Их, мине, кыюсызны!
Лә-лә-лә…
Җавап бирми китеп бардым.

Кичләрен тәрәз төбемдә:
«Чык», — диеп гармун сызды.
Пәрдә читен күтәрмәдем,
Их, мине, кыюсызны!
Лә-лә-лә…
Пәрдә читен күтәрмәдем…

Ятлар белән килә дигәч,
Сез түзеп торырсызмы?
Юлларына каршы чыктым:
«Күрсәтим кыюсызны!»
Лә-лә-лә…
Юлларына каршы чыктым!

Сөйгәнем миңа карады,
Елмаеп кулын сузды.
Кире кагарга оялдым,
Их, мине, кыюсызны!
Лә-лә-лә…
Их, мине, кыюсызны!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »