Сөйсә дә, сөймәсә дә

Категория: көе сүзләре

Күз сирпеп карар хәлем юк
Бәгырь тарафларына,
Ул гына килеп чагыла
Минем карашларыма.

Бармы үзе, юкмы үзе,
Күрсә — дә, күрмәсә дә.
Искитәрлек түгел әле,
Сөйсә дә, сөймәсә дә.

Китеп барды еракларга,
Буш булып калды дөньям,
Әнисенә хатлар яза —
Моң-сагыш белән тулган,

Сагышлары бәгыремә
Тисә дә, тимәсә дә,
Яннарымда булса иде,
Сөйсә дә, сөймәсә дә.

Вакытлар үтә икән дә,
Киткәннәр кайта икән.
Искитәрлек түгел, дигән
Чакларым кайда икән?

Йөрәгемнең януларын
Сизсә дә, сизмәсә дә,
Ятларга калдыраммы соң
Сөйсә дә, сөймәсә дә.
Ул минеке, үземнеке,
Сөйсә дә, сөймәсә дә.

Голосов пока нет
« »