Ләйсән яңгыр яуганда

Ялт-йолт килеп, утлы яшен
Болытны камчылады,
Биеште җирдә яңгырның
Беренче тамчылары…
Ләйсән яңгыр сәйләннәре
И коелды, коелды…
Яшеннән куркып, кыз үзе
Миңа килеп сыенды.

Ут йөгерде тәнем буйлап,
Яшен сукты дип торам,
Кыймылдарга да кыймыйча
Мин, кыюсыз, тик торам.
Егетләргә яңгырда да
Җебеп тору төс түгел,
Сүз башлыйм читләтеп кенә»
«Эремәбез тоз түгел.
Яшеннән курыкмагач,
Курыкма күкрәвеннән».

Тик бөтенләй башка сүзләр
Ургыла күкрәгемнән.
Ярдым салдым күнелдәген:
«Яратам сине, — дидем, —
Син булсаң, бүтән беркем дә
Кирәкмәс иде», — дидем.

Кызның да тел ачылды:
«Тагын яңгыр килә, — ди,
Күк күкрәде, ишетмәдем,
Тагын бер кат сөйлә», — ди.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (12 голосов)
« »