Шөбиле — туган авылым

Иң матур, гүзәл яклары,
Туган авылым Шөбиле.
Сине сагынып, искә алып
Бер җырлап алыйк әле.

Шөбиле! Яратам авылымны,
Йөгереп йөргән болыннарымны.
Яратам! Елгамны-Пьянамны
Мизгел үткән яшьлек чагымны.

Хәтеремдә туган авылым,
Гөрләп үткән яшь чагым.
Әтием-әнием, туганнарым,
Дусларым, якташларым.

Шөбиле! Яратам авылымны,
Йөгереп йөргән болыннарымны.
Яратам! Елгамны-Пьянамны
Мизгел үткән яшьлек чагымны.

Матур синең урманнарың,
Матур «Биек тау астың».
Истән чыкмый чишмәләрең
Күркәм «Куай» тауларың.

Шөбиле! Яратам авылымны,
Йөгереп йөргән болыннарымны.
Яратам! Елгамны-Пьянамны
Мизгел үткән яшьлек чагымны.

Голосов пока нет
« »