Сагынуымны сиңа юлладым

Карашымны кара төнгә төбәп,
Сагынуымны сиңа юлладым,
Синең тарафлардан, кайталмам дип,
Өзем әйләнергә кыймадым.

Син генә, дип кайнар җаным,
Якын итә алмый һичкемне,
Керфегемнән тамган көмеш чыкны
Ширбәт диеп белеп эчтеңме?

Ә бит тәгәрәшкән бу тозлы чык —
Тилмерүнең ачы тамчысы,
Чөнки кайчак, һич тә аямыйча,
Кисә безне язмыш камчысы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »