Мәхәббәт җыры (өченче вариант)

Мәхәббәт — гомернең балкышы.
Шул балкыш сүнмәсен гомергә
Җылытсын сине дә, җылытсын мине дә,
Мәхәббәт гомергә, гомергә.

Озак үтмәс, күрешербез, диеп.
Юатсаң да мине киткәндә.
Минуты ай, сәгате ел була
Сөйгәнеңне өзлеп көткәндә.

Сиңа булган кайнар хисләремне
Салкын бураннардан саклармын.
Тыныч кына бул син, тап төшермәм,
Биргән вәгъдәләрне аклармын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »