Раббым, кичер

Категория: көе сүзләре

Тарих төпкеленә күз сал, кардәш:
Бабаларың шомлы бер таңда
Озатканнар нарасые белән
Илбаш — ханбикәне дошманга.

Сөембикә, Сөембикә —
Һәр татарның йөрәк парәсе,
Сөембикә, Сөембикә —
Милләттәшнең күңел ярасы.

Дошманыңның кара өннәрендә
Ниләр кичердең син, багалмам?
Ачы күз яшьләрең, рәнҗешләрең
Һәр буынга уктай кадалган.

Сөембикә, Сөембикә —
Һәр татарның йөрәк парәсе,
Сөембикә, Сөембикә —
Милләттәшнең күңел ярасы.

Дәүләтсезлек фаҗигасы белән
Ил төрелгән кара болытка.
Аттай эшләп, орышып арысландай,
Котылмаган халкым коллыктан.

Сөембикә, Сөембикә —
Һәр татарның йөрәк парәсе,
Сөембикә, Сөембикә —
Милләттәшнең күңел ярасы.

Бабаларның олы гөнаһларын
Юу өчен бар тик бер чара —
Ялварыйк Тәңрегә:
«Раббым, кичер», —
Дин кардәшләр, ягез бер дога.

Сөембикә, Сөембикә —
Һәр татарның йөрәк парәсе,
Сөембикә, Сөембикә —
Милләттәшнең күңел ярасы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »