Чәк-чәкле чәй

Чәк-чәк белән чәй эчкәндә
Чак-чак мине үпмәдең,
Үптермәгәч, үпкәләдең
Чак-чак кайтып китмәдең.

Чак-чак кына,
Бик аз гына,
Анысы чынга саналмый,
Чак-чактан үпкәләшергә
Мәхәббәттә ярамый.

Озак түгел, чак-чак кына,
Очрашулар аз булды.
Сөйләшүләр чәк-чәк белән
Чәй тирәсендә узды.

Чак-чак кына,
Бик аз гына,
Анысы чынга саналмый,
Чак-чактан үпкәләшергә
Мәхәббәттә ярамый.

Чак-чак кына, бик сак кына,
Очрашыйк та аңлашыйк.
Мин сине күптән яратам,
Син миңа күптән гашыйк.

Чак-чак кына,
Бик аз гына,
Анысы чынга саналмый,
Чак-чактан үпкәләшергә
Мәхәббәттә ярамый.

Борынгыдан калган гадәт,
Уйлыйк та киләчәкне,
Туйга диеп пешерәбез
Өстәл тулы чәк-чәкне.

Чак-чак кына,
Бик аз гына,
Анысы чынга саналмый,
Чак-чактан үпкәләшергә
Мәхәббәттә ярамый.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (6 голосов)
« »