Кыз:
Син еракта, мин еракта
Арабызда киртә.
Булдыра алмыйм уйламыйча,
Һәр көн син исемдә.
Егет:
Мин синең яныңа ашкынам,
Ә мин килермен, көт.
Чуалырмын юрганыңда
Эреп кочагыңда.
Узма әле, узма яннарымнан,
Басма эле, басма йөрәгемә.
Үчләшәсең, шуны сизми димә,
Син көләсең, газап күзләреңдә.
Кыз:
Мин синең яныңа килсәм,
Үбәрмен күзеңнән.
Мендәрләреңә төренеп,
Назлармын иренеңнән.
Егет:
Озакламый мин килермен
Көт кенә бәгерем!
Минем йөрәктә купты ялкын,
Эрет мине бәгерем.
Узма әле, узма яннарымнан,
Басма эле, басма йөрәгемә.
Үчләшәсең, шуны сизми димә,
Син көләсең, газап күзләреңдә.