Татар генераллары

Азатлык диеп, газап күргәннәргә
Чакыра халкым тавышлары.
Дуслык телендә сөйләшә белә,
Татар генераллары.
Дуслык телендә сөйләшә белә,
Татар генераллары.

Хәвефле хәбәр тынгысыз төндә
Сыкрыйдыр иске яралары,
Һәр заман сафта солдаттай сакта
Татар генераллары.
Һәр заман сафта солдаттай сакта
Татар генераллары.

Фидакарь хезмәт аларга ял юк
Алмаш килер милләт уллары.
Өметләр зурдан тагы үсәрләр,
Татар генераллары.
Өметләр зурдан тагы үсәрләр,
Татар генераллары.

Үз халкы белән безнең горурлык
Олы йөрәкле батырлары
Сугыш теләми, тынычлык яклый
Татар генераллары.
Сугыш теләми, тынычлык яклый
Татар генераллары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »