Җырлый чишмәләр

Авылымның урамнарын түгел,
Чишмәләрен генә сагынам.
Чишмәләргә генә минем саф шатлыгым,
Җырлы минутларым салынган.

Хәтирәләр өзәр үзәкне,
Кайтып төшсәм әллә кайлардан.
Минем ярсу йөрәк булмады инде
Су астында яткан ташлардай.

Челтер-челтер чишмә ага,
Тау астыннан чишмә ага.
Тау астыннан җырлап ага,
Ага көмеш чишмәләр.
Чишмә җырын тыңлап калыйм,
Суларын гөлләргә салыйм.
Гөлләргә моңнары күчсен,
Җырлап үссеннәр.

Чәчәкләр серле җырны тыңлап,
Тамчы тамызадыр таҗлардан.
Көмеш чишмәләрнең күз яше булып,
Кайт син, диләр, туган якларга.

Челтер-челтер чишмә ага,
Тау астыннан чишмә ага.
Тау астыннан җырлап ага,
Ага көмеш чишмәләр.
Чишмә җырын тыңлап калыйм,
Суларын гөлләргә салыйм.
Гөлләргә моңнары күчсен,
Җырлап үссеннәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »