Яшлегенә кайткан онытылып

Бик сагындым сине, бик сагындым;
Кул буена кил син кичкырын.
Тирбәләрбез моңнар дәрьясында
Тыңлаганда сайрар кош җырын.

Җәйге кичтә безнең күл буйлары,
Ай нурларын сипкәч, бик ямьле.
Каршыларбыз шунда таң атуын
Алсулатып бөтен тирәне.

Бик сагындым сине, бик сагындым,
Сагынмаган көнем бик сирәк.
Әллә өзелеп яратканга күрә
Сиңа гына тарта бу йөрәк.

Сагыналар сине, минем кебек,
Күл буенда ускән таллар да.
Су өстенә сыгылып иелгәннәр,
Сагынудан сусап, алар да.

Бик сагындым сине, бик сагындым,
Сагынгансыңдыр бит узең дә.
Сагынуыңны, өзелеп мине,
Бик күрәсем килә күзеңдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »