Сөембикә (беренче вариант)

Дала кызы булып тусам да мин
Ил анасы итте язмышым.
Балаларын җуйган ана кебек
Тарихларга кереп барышым.
Идел суы кая илтә мине?
Илсез-юлсыз кая баралам?
Кыңгыр башын иеп туган илдә,
Халкым калды сиңа, манарам.

Сөембикә, Сөембикә, диеп
Исемем генә калды халкыма.
Айлы манарамда мәңге балкыр өчен,
Казаныма җаным талпына.

Саксыз кагылмагыз исемемә,
Мин гаепсез, терәк югалды.
Чоңгыл кебек кара төпсез Идел,
Соңгы тукталышка юл алды.
Сөембикә, диеп кабатлыйлар,
Мин бар әле халык телендә.
Варисларым туар, халкым мәңге бакый
Хөрлек кайтсын туган илемә.

Сөембикә, Сөембикә, диеп
Исемем генә калды халкыма.
Айлы манарамда мәңге балкыр өчен,
Казаныма җаным талпына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »