Их, Әлкием яклары

Җәйге кояш калыкканда,
Сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле бала булам
Әлкиемә кайтканда.

Их, Әлкием яклары,
Гөрләп торган чаклары:
Очар кошлардай ашкынып
Кайтадыр кунаклары.

Шөһрәт алган ул-кызлары
Кайта туган якларга.
Чал тарихтан килгән даны
Тарала еракларга.

Их, Әлкием яклары,
Гөрләп торган чаклары:
Очар кошлардай ашкынып
Кайтадыр кунаклары.

Шаулап-гөрләп үтә аның
Бәйрәмнәре, туйлары.
Сайрап тора гармуннары,
Тынмый халык моңнары.

Бакчалары гөл генә,
Гүзәллеген күр генә.
Туган җирем — Биләр иле,
Дөньяларда бер генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (3 голоса)
« »