Ак каен (дүртенче вариант)

Каеннарны кайгы төсе диләр
Ялгызлыкның, диләр, сагышы.
Аерылуның, югалтуның диләр
Юксынуның диләр, тавышы.

Ак каенлы булсын дөнья,
Ак чәчәкле булсын дөнья,
Ак торналы булсын ак дөнья.

Юк, каеннар бүген шатлык бөркә
Бәхетләре ташкан, мөгаен.
Толымнарын җиргә сүтеп салып,
Җилгә чәчә чәчен ак каен.

Ак каенлы булсын дөнья,
Ак чәчәкле булсын дөнья,
Ак торналы булсын ак дөнья.

Йөрәк сузган гашыйк кебек гүя
Ул кояшка сузган бөресен.
Ак каеннгар сагыш төсе түгел
Өмет төсе булып йөресен.

Ак каенлы булсын дөнья,
Ак чәчәкле булсын дөнья,
Ак торналы булсын ак дөнья.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »