Әллә ниләр әйтер идем сиңа (Бер җылы сүз)

Категория: көе сүзләре

Безгә дигән гомер төргәгеннән,
Берәм — берәм еллар коела.
Бер җылы сүз әйтәлмадым кебек
Әйтәлмадым еллар буена.

Кайгылардан кемнәр азат итәр,
Шатлыклардан кемнәр туйган соң?
Син шуларны уртаклашып җирдә
Яшәр өчен генә тугансың.

Синең белән еллар җиңелерәк,
Бәхет юлдаш барыр юлыңда.
Әллә ниләр әйтер идем сиңа,
Әйтә алмамдыр гомер буена.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (10 голосов)
« »