Добавлено Sudeky в Пнд, 28/06/2010 - 16:20
Торасыңда чал чәчеңне сыйпап
Картаелган инде диясең
Килә минем шул чал чәчләреңнең
Һәрберсенә башым иясем.
Гөмер юлың кебек ап-ак алар
Манылгандыр алар алтынга
Бары төсен җуйган башкаларга
Изгелекләр эшләү хакына.
Маңгаеңда җирән эзләр ята
Синең кичерешләр алар бит
Алар сине миңа алып килгән
Борма — борма урау юллар бит.