Аккош күле (беренче вариант)

Ак күл өсләрендә ак томаннар
Күтәрелә таннар отканда.
Сагынып кайтам туган якларыма
Шаулап шомырт чәчәк атканда.

Яшлегемә кайтам еллар Аша.
Тугайларга, урман, күлләргә.
Күбәләктәй очып, гөлләр кочып,
Менәр өчен биек үрләргә.

Бүгенгедәй истә бала чагым,
Суларында чумып уйнаган.
Онта алмам сине туган ягым,
Төн бөеклы ак күл буйларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (10 голосов)
« »