Тик синнән аермасын (беренче вариант)

Бу дөньяда син булмасаң,
Кемне яратыр идем?
Шатлык, кайгы-сагышымны
Ничек таратыр идем?

Язмыш җиле мәхәббәтнең
Канатын каермасын.
Утка салсын, суга салсын,
Тик синнән аермасын.

Бу дөньяда син булмасаң,
Сөю булыр идеме?
Сандугачлар тик томалдан
Сайрап торыр идеме?

Язмыш җиле мәхәббәтнең
Канатын каермасын.
Утка салсын, суга салсын,
Тик синнән аермасын.

Бу дөньяда син булмасаң,
Кояш сүрелер иде.
Мәхәббәтемне табалмый
Җаным өзелер иде.

Язмыш җиле мәхәббәтнең
Канатын каермасын.
Утка салсын, суга салсын,
Тик синнән аермасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (10 голосов)
« »