Сине күргәч

Күк күкрәтеп, яшеннәр яшьнәтеп,
Дулап килгән давыл шикелле,
Минем тыныч, гамьсез язмышыма
Килеп кердең кинәт бер көнне.

Сине сөям хәзер, сине генә,
Яшен уты кебек кабынып.
Чын мәхәббәт көтеп, күпме гомер
Яшәгәнмен сине сагынып.

Өй артымда үскән гөлләремнең
Шаулы чәчәкләрен туздырдың.
Насыйп ярым шулдыр дип берәүгә
Биргән вәгъдәләрне боздырдың.

Сине сөям хәзер, сине генә,
Яшен уты кебек кабынып.
Чын мәхәббәт көтеп, күпме гомер
Яшәгәнмен сине сагынып.

Ашыгып биргән вәгъдәм булгандыр ул,
Сине күргәч бар да буталды.
Нәрсә булды, миңа нәрсә булды,
Үзем дә аңламыйм бу хәлне.

Сине сөям хәзер, сине генә,
Яшен уты кебек кабынып.
Чын мәхәббәт көтеп, күпме гомер
Яшәгәнмен сине сагынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »