Бондюг кызы Зиләйлүк

Балкып тора, сибеп тора утларын
Матур булып, Татарстан кырлары.
Эшкә батыр, төскә матур, Зиләйлүк,
Туган җирем Татарстан кызлары.

Зил, зил җилләр исә, Зиләйлүк,
Зил, зил җилләр исә, Зиләйлүк.
Зиләйлүкнең биле нәзек, биле нәзек,
Зиләйлүк беләгендә беләзек.

Мин җырлыймын җырларымны, дусларым,
Халкым хезмәт алдынгысы булганга.
Җырлыймын мин җырларымны. Зиләйлүк,
Тормышыбыз матур, ямьле булганга.

Зил, зил җилләр исә, Зиләйлүк,
Зил, зил җилләр исә, Зиләйлүк.
Зиләйлүкнең биле нәзек, биле нәзек,
Зиләйлүк беләгендә беләзек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (20 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »