Их, гармуның

Категория: көе сүзләре

Уйна, дустым, гармуныңны,
Бер җырлап алыйк әле.
Күңелдәге кайгы-зарны
Утларга ягыйк әле.

Их, гармуның, гармуныңның
Телләре җырлый биеп.
Уйнамасак, җырламасак,
Без нихәл итәр идек.

Уйна, уйна, сыздыр, әйдә,
Белмә син тукталуны.
Без генә түгел, беркем дә
Белмәсен уфтануны.

Их, гармуның, гармуныңның
Телләре җырлый биеп.
Уйнамасак, җырламасак,
Без нихәл итәр идек.

Уянсын Шатлыкларыбыз,
Балкытып йөзебезне.
Без бит җыр белән көчлерәк
Сизәбез үзебезне.

Их, гармуның, гармуныңның
Телләре җырлый биеп.
Уйнамасак, җырламасак,
Без нихәл итәр идек.

Уйна, дустым, сузып-сузып,
Уңай булсын җырларга.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Яшик әле дөньяда!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »