Миләүшәле күл

Күл буенда йөрдем мин,
Балачагымны эзләп:
Су төбендә — яшел үлән,
Яр читендә — су тездән.

Әнә зәңгәр күлмәкле кыз
Күл буеннан йөгерә,
Баскан эзләренә аның
Миләүшәләр тезелә.

Авылымның зәңгәр күле
Мине хәтерли микән?
Күл тирәли камыш түгел,
Зәңгәр миләүшә үскән.

Әнә зәңгәр күлмәкле кыз
Күл буеннан йөгерә,
Баскан эзләренә аның
Миләүшәләр тезелә.

Сары чәчәк арасында
Шәмәхә миләүшәләр.
Балачагым булып, миңа
Ерактан эндәшәләр.

Әнә зәңгәр күлмәкле кыз
Күл буеннан йөгерә,
Баскан эзләренә аның
Миләүшәләр тезелә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »