Мәхәббәт яңгырлары

Категория: көе сүзләре

Башланды җирне яшәртеп
Мәхәббәт яңгырлары,
Җыр булып кайта күңелнең
Яшьлектә калдырганы.

Әй, сөю, синнән китимме,
Гомергә калыргамы?
Җәй буйлап шатлык өләшә
Мәхәббәт яңгырлары.

Хисләрем кайта, болында
Чәчәкләр яшәргәндә.
Аһ, сөйгән яр, тоямын
Карашың яшеннәрдә.

Әй, сөю, синнән китимме,
Гомергә калыргамы?
Җәй буйлап шатлык өләшә
Мәхәббәт яңгырлары.

Чыңлаган көмеш тавышың
Ишетәм тамчыларда.
Онытылмый икән саф сөю,
Йөрәктә һаман бар да.

Әй, сөю, синнән китимме,
Гомергә калыргамы?
Җәй буйлап шатлык өләшә
Мәхәббәт яңгырлары.

Иркәли мине яңгырлар,
Уйлата матур уйны.
Кабаттан туам шикелле:
Җанымда серле тойгы.

Әй, сөю, синнән китимме,
Гомергә калыргамы?
Җәй буйлап шатлык өләшә
Мәхәббәт яңгырлары.

Голосов пока нет
« »