Нигә ашкынасың, йөрәк?

Ничә еллар онытырга
Сине теләдем.
Нигә һаман сине күргәч,
Яна йөрәгем.

Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?

Җәем үтте, барам инде
Сагышлы көзгә.
Өзгәләнәм, ни булды соң,
Ни булды безгә?

Нигә болай ашкынасың, йөрәк?
Нигә болай ярсып тибәсең?
Сөйгән ярым ятларга каласын
Әллә инде алдан сизәсең?

Язмыш ташладымы безне
Янган утларга?..
Идек башны икебез дә,
Идек ятларга!

Кабатланмас сөю, саф мәхәббәт,
Яшьлек кире кайтмас, бер үтсә.
Ятларга мин рәнҗемәм дә кебек,
Сөйгәнемне бәхетле итсә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »