Ник карадың күзләремә?

Каен басмаларга басып,
Чиләгеңә су алдың.
Сине генә сөям, дидең,
Ятлар белән чуалдың.

Ник карадың күзләремә,
Үз итеп, якын итеп?
Нигә салдың йөрәгемә
Суыңны ялкын итеп?

Ник сипмәдең суларыңны?
Кипте инде гөлләрем.
Ник булмады бәхетемә
Сине күргән көннәрем?

Ник карадың күзләремә,
Үз итеп, якын итеп?
Нигә салдың йөрәгемә
Суыңны ялкын итеп?

Икебезнең арабызны
Син өзәсең, мин кисәм.
Мәхәббәт хәрәбәсендә
Син каласың, мин китәм.

Ник карадың күзләремә,
Үз итеп, якын итеп?
Нигә салдың йөрәгемә
Суыңны ялкын итеп?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »